«Татлы китап битләре буйлап»: уен программасы (6+)

3 ноябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен узган «Татлы китап битләре буйлап» дигән уен программасы тылсымлы, татлы һәм хуш исле балачак дөньясына кереп чумарга ярдәм итте.

По страницам сладких книг
IMG_20221031_093018
IMG_20221031_110226
IMG_20221103_100549
IMG_20221103_121650

Балалар зур кызыксыну белән беренче конфет, шикәр, шоколад тарихы турында сөйләгәнне тыңлады, табигатьтә кайда шоколад агачы үсүен һәм шундый тәмле һәм файдалы какаоның каян килеп чыгуын белде. Алга таба балалар китаплар белән танышты, анда тәм-том белән сыйланырга яратучы уйлап чыгарылган геройлар да җитәрлек – бу Н.Носовның «Незнайка в солнечном городе», К.Чуковскийның «Путаница», А. Линдгренның «Малыш и Карлсон», А.Милнның «Винни-Пух и все – все – все» һ.б. Очрашуның иң кызыклы өлеше «Кытайча татлы иртәнге аш», «Фантиклардан татлы сукмак», «Геройны конфетлар белән бизә» кебек уеннар һәм бәйгеләрдән торды. Мәктәп укучылары бик мавыгып викторина сорауларына җавап бирде, хәрефләрдән «татлы» сүзләр тезде, кондитер эшләнмәләре исемнәрен искә төшерде, үзләрен дизайнерлар ролендә сынап карады. Уен программасы кызыклы һәм күңелле итеп ял итү, шулай ук тәмлетамак геройларны искә төшерү өчен тагын бер сәбәп булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: